Рузил Фазлыев - Шигъри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи
© Рузил Фазлыев, 2023
ISBN 978-5-0059-1876-5 (т. 9)
ISBN 978-5-0056-9347-1
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Сагынулар
Сагынулар авыр була икән,
Онытулар мөмкин булмаса.
Күңелләрдә калып бер моң булып,
Кабатланып, hаман җырласа.
Еракларда, ләкин якын кебек,
Үтә алмаслык кына аралар.
Калмагандыр артык тирән булып,
Күптән төзәлгәндер яралар.
Язмышларның бизәкләре булып,
Шуңа кабат, тели күңелләр.
Шатланулы офтанулар алар,
Сагынулар кайгы түгелләр.
Сагынулар килә җитәкләшеп,
Моңнар белән күңел тулганда.
Гомернең ул, бәхет урыннары,
Сагынырлыклары булганда.
Сагынма дим, үзем сагынсамда,
Кай якларга күңел тартсада.
Күңел, үтеп адашулар аша,
Узар юлын күптән тапсада.
Җаның бар
Еллар буе
Кәфирун
Үткәннәр, көткәннәр
Алда юллар ачылалар,
Үткәннәре ябыла.
Хыяллар сүнгән булмаса,
Барыр юллар табыла.
Алдагылар якты кебек,
Караңгымы үткәннәр.
Онытып торып бер азга,
Язмышыңны сүккәннәр.
Кемгә сораулар бирергә,
Борылып карап артыңа.
Әллә кайбер мизгеленә,
Күңел hаман. талпына.
Үткәннәре, сынау булды,
Алда көтә, сынаулар…
Бөтен юллары гомернең,
Имтиханнар, сынаулар.
Хәрәккәттә үзгәрешләр,
Йөрмәсәң күрмисең шул.
Бер мизгелен, алдагысын,
Язмышның белмисең шул.
Елларның Сабантуе
Гади җан иясе
Чәчәк атканда
Бөреләнеп юкә чәчәкләре,
Җәйләр уртасында ачыла.