← К описанию

Марат Кәбиров - Өрәк җаны



* * *

Дөп-дөп-дөп… Дөп-дөп-дөп…

Юк, бу аяк тавышы түгел, куа килүченең аяк тавышы ишетелми иде.

Дөп-дөп-дөп…

Бу үзенең дә аяк тавышы түгел…

Бу Гүзәлнең йөрәге шулай типте.

Ул ялт кына артына борылып карады. Кәфендәй ап-ак бөркәнчек ябынган нәрсә артыннан һаман куа иде. Өрәк! Аның сулышы хатынның колак төбендә генә ишетелгәндәй булды. Арка үзәге буйлап кабер салкыны йөгерде, бала йоннары кабарды. Ул кычкырырга итте, тик тавышы чыкмады.

Өрәк инде якынлашып килә иде.

«Нигә биек үкчәле туфли кидем икән?!» – дип уйлады хатын, сулышы кабып. Әйе, гадирәк аяк киеме белән йөгерү җиңелрәк булыр иде. Ә болай… Эх, ичмасам, кеше-фәлән дә очрамый бит урам буенда.

Өрәк ни өчендер туктап калды.

Гүзәлгә ул нидер кычкырды бугай. «Кәшилүк»—дигәне ишетелде. Кәшилүген сорый микәнни?! Бүген генә хезмәт хакы алган иде. Аннан да колак каксаң, ай буена суган суы суырырга туры киләчәк. Ярый, ансына да түзәр идең әле. Ә үтерсә? Көчләп мыскыллап ташласа? Боларны уйлаган саен йөрәге «жу» итеп куйды.

Аякны салырга кирәк. Йөгерергә җиңелрәк булыр. Хатын артына борылып карады да тиз генә туктап җиргә чүгәләде. Калтыранган куллары тыңлашмады, аяк киемен тиз генә сала алмады. Өрәк инде якынлашып килә иде. Хатын бер туфлиен кулына тотып, берсен аягына кигән хәлдә тагы йөгерергә тотынды. Хәзер ул титаклый, хәзер биек үкчә белән йөгерүгә караганда да кыенрак иде.

Өрәкнең сулышы җилкәсенә бәрелде.

– Тукта! – дип боерды Өрәк,– Кая качасың?! Тукта…

Гүзәлнең җаны алкымына килде. Курку хисе һәрбер күзәнәгенә таралып, хәрәкәтләрен хәлсезләндерде, буыннарын йомшартты. Ул йөгереп барган җирдән салкын асфальткә барып төште. Кулындагы туфлие каядыр очты.

«Беттем!..» – дип уйлады ул, янына ак бөркәнчекнең килеп басканын күреп. Караңгыда өрәкнең йөзе күренми иде.

– Ха-ха-ха-ха…

Бөркәнчек эченнән аның көлүе ишетелде. Бу тавыш Гүзәлнең бөтен җанын-тәнен айкады, бар тирә-як караңгылыкка түгел, ә шушы шомлы елмаюга һәм чиксез курку хисенә төренгән сыман иде.

Гүзәл иреннәрен ялап алды. Күңелендә ниндидер өмет ялтлап китте. Үлем алдыннан кеше әҗәлнең котылгысызлыгына ышанып җитми, могҗизага өмет баглый, диләр. Гүзәл дә шундый халәттә иде.

– А-а-а… —дип ыңгырашты ул, калтыранган тавыш белән, – Зинһар өчен тимәгез миңа!… Үтермәгез, зинһар…

Кинәт ул каудырланып сумкасын актарырга кереште.

– Акча кирәкме сезгә?!. Хәзер…

Өрәк тагын көлде.

– Ну, йөгереп тә карыйсың, – диде ул, әллә ниди куркыныч тавыш белән, – Көчкә куып җиттем.

Гүзәл аны ишетмәде. Ул кәшилүген эзләде.

– Хәзер табам… Хәзер… Акча бар ул…

– Курыкма син…

Гүзәл өметсезлеккә бирелеп катып калды. Ул кәшилүген тапмады. Болай булгач, акча биреп котылу мөмкинлеге юк, димәк, ак бөркәнчек аны һәлак итәчәк иде. Гүзәл еларга кереште.

– Зинһар өчен тимәгез миңа! Тимәгез инде…

– Хы-хы-хы…—дип көлде Өрәк һәм Гүзәлнең чәченә үрелде,– Курыкма син, үскәнем…

Аннан соң хатынның башыннан сыйпап нәрсәдер сузды:

– Син кәшилүгеңне төшереп калдырдың. Мә! Башкача ташлап йөрмә.

Бераздан Өрәк аңа туфлиен китереп бирде:

– Аягыңа киеп йөре. Пыяла кадалмасын.

Гүзәл кәшилүген тотып катып калды. Ул хәрәкәтләнмәде генә түгел, бер уй да уйлый алмады. Ул шок хәлендә иде.

* * *

Хәсәннең күңеле күтәренке иде. Бу аның ашкынулы адымнарыннан ук күренеп тора. Ул кулындагы чәчәкләрне ниндидер бер фыртауайлык белән борынына китереп, татлы тавыш чыгарып иснәде дә канәгать елмаеп куйды. Аннан соң авыз эченнән генә җыр сузып җибәрде:

Сине генә сөям, сине генә көтәм,

Сине генә күрәсем килә.

Ул төнге шәһәрнең караңгы урамыннан атлый иде. Хәер урам да түгел әле, йортлар арасыннан дворга кергән иде ул. Сөйгән яры белән очрашу дәрте күзен томалаган иде. Өендә хатыны да көтә иде, әлбәттә, ләкин чит бичәләр белән очрашуның үз ләззәте, үз тәме. Бигрәк тә, тормышың җитеш булып, яшең кырыктан узганда.

Көтмәгәндә каршысына килеп чыккан ак нәрсәдән куркып ул сикереп куйды. Күкрәгеннән ниндидер аваз бәреп чыкты, кулындагы чәчкәсе җиргә төшеп китте.