Рузил Фазлыев - Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи
© Рузил Фазлыев, 2022
ISBN 978-5-0056-9411-9 (т. 2)
ISBN 978-5-0056-9347-1
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Нәүрүз
Кешеләр
Гомер озынлыгы
Аңлау гына гомер кыскалыгын,
Бераз гына безне айныта.
Нык җигелеп тормыш арбасына,
Тугарылып булмый аерыпта…
Сынау диеп дөнья куа, куа,
Билгесез юл – кая барганда…
Адашулар бары аңлашыла,
Юллар бетеп туктап калганда…
Әрәм үтә күпме гомер юлы,
Авыр була, кайчак аңларга…
Язылганны шулай боза, боза,
Үз үзеңне нигә алдарга…
Нигә кирәк, соңнан акланулар,
Узган эшкә инде салават…
Тиешләрен эшлидә алмагач,
Нигә кирәк диван-корават…
Белгәннәрне эшли алу кирәк,
Белмәгән бит шикле санала…
Җимеш бирә, җимеш агачлары,
Исле гөлдән исләр тарала…
Язлар
Яз турында язмый була мени,
Күңелләрдә туган фикерне.
Яңа өмет туар киләчәккә,
Язлар җиткәч туа бит инде.
Кабат җиhан көтә матурлану,
Җылы җилләр, җылы кояшы.
Кеше күңелләре актарыла,
Язлардан юк мәңге туясы.
Уянгандай озак йокыдан соң,
Хәрәкәткә килә бар тараф.
Хозурлану өчен җитә ала,
Күтәрелеп күккә бер карап
Яшелләнгән чакта бар тәбигать,
Яңаргандай була күңелдә.
Үтеп китте карлы кышларыда,
Язлар белән бергә бүгенгә.
Тагын бер яз менә насыйп булды,
Тагын бер яз безгә өстәлде.
Искә төшереп тагы бер кат,
Кайда туып кайда үскәнне.
Сабырлык
Югалтулар була олы кайгы…
Кеше китсә безнең арадан.
Ул аналар ничек түзә икән,
Аерылганда гәзиз баладан.
Елап кына тынычланып булмый,
Күңел генә бераз бушана.
Сынауларның шундыеда килә,
Кеше түзә, ниләр булсада.
Аерылганда гoмер кадерләнә,
Кушылганда күңел шатлана…
Югалтулар акрын онытыла,
Гади тормыш тагы башлана.
Язмыш дибез гoмер агышын…
Күрәчәкне, инде күргәнне.
Без эшләргә тиешедә шактый,
Эшли алсак әле белгәнне.
Җилләр екса, җилдә гаеп мени,
Басып тора алмасак җилләрдә.
Сынаулары булар, сабыр булыйк,
Яшәүләрне биргәч җирләрдә.
Рәхәт чак
Тырышам
Уйланып
«Уйланасың», нигә дисеңме,
Уйланмыйча кая барасың.
Гомер үтеп бара уйланмыйча,
Уйланып та килә каласым.