Рузил Фазлыев - Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи
© Рузил Хамитович Фазлыев, 2022
ISBN 978-5-0056-9346-4 (т. 1)
ISBN 978-5-0056-9347-1
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Бала чаклар
Туган авылың синең
Иске фотолар
Сапит – велосипед
Дөнья булгач булмый сапидсыз,
Томыш юлы авыр шикелле.
Сапид, мотайларга күчте,
Машиналар хәзер күп инде.
Без килгәнбез икән бу дөньяга,
Сапидларда йөреп китәргә…
Безне машиналар ялыктырды,
Сапит кирәк тормыш итәргә.
Кире кайта хәзер сапитлар,
Яше карты хәзер үз итә.
Утырсаңда атлап барасы бит,
Хәрәкәткә тагы ни җитә.
Безнең юл
Мактау такталары ярдәм итмәс,
Әрәм үтсә гoмерең – аяныч.
Озак яшәп берәү өчендә син,
Була алмасаң әгәр таяныч.
Белгән кебек бөтен дөнья серен,
Аңламыйча аның бик күбен…
Аллаh биргән ниъмәтләр икәнен,
Бөтен җиhан – су, җир hәм күген.
Аңлаганда гoмер үткән була,
Вакыт калмый гaмәл кылырга.
Әзер булып, җавап бирер өчен,
Иманлырак бәндә булырга.
Иң кадерле әйбер вакыт диләр,
hәр минуты – күпме мөмкинлек.
Аллаh үзе безгә юлын бирә
Мөселманлык, иман, мөэминлек.
Көз килә
Безнең СӨН
Елга иде
Кабак тавы…
Кабак тавы асты болыннарда…
Әрәмәләр, бик күп күлләрдә.
Күңелләрең күтәрелеп китәр,
Таныш җирне кабат күргәндә.
Камырлыклар җыйган урыннар бу,
Карга боткалары пешкән җир.