Рузил Фазлыев - Иман юлы. Шигырь
© Рузил Фазлыев, 2022
ISBN 978-5-0056-9179-8
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Безнең дин
Кайчагында
Тәкъдир
Кыямәт көне
Ахырзаман сүзе иманлы өчен,
Ышануның ул бер кисәге.
Кыямәт көне алда көткәнлеге,
Гамәлләрең өчен кичәге…
Динең, Пәйгәмбәрең hәм өммәтең,
Искә төшәр микән милләтең?
Ул вакытта инде тоеп булмый,
Җирдә яшәүләрнең кыйммәтен.
Кисәтмәде мени изге Китап,
Хәдисләре җитеп Рәсүлнең?
Гыйбәдәттә гомер булыр идең…
Белгән булсаң монда күрәсеңне…
Юлда булу
Ахирәттә җаза
«Кәбаир"е- ин зурлары гөнаhыңның,
«Сәгаир"е – була кимерәге кечеләре…
Гөнаhларның хуҗалары-кылучылар,
Аны кылган бәндәләре, кешеләре…
Куркынчы безгә аның олылары…
Аллаh юлын тыңламыйча инкарь итү…
Белә торып, аңлый алып, санга сукмау,
Ул юллардан төрле якка читкә китү.
Шайтан сүзен hәрвакытта өстен кую,
Аңламыйча я аңлапта, аңа иярү…
Иман юлын курсәткәндә чакырганда,